Ыруглык мөнәсәбәтләре таркалган чорда барлыкка килә һәм феодализм вакытында тәмам формалашып бетә. Җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелек Казан төбәгендә Идел буе Болгары,

Казан ханлыгы дәверләрендә җыен белән җир биләү формасында урнаша башлый. Ханлык җирләре Рус дәүләте карамагына күчкәч (1552), җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелекнең төп институтлары тәмам формалаша.

1861 елгы крәстияннәр реформасы нәтиҗәсендә җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелек иманаларга бүлеп файдалану тәртибен ала. 1907 елда Казан губернасында җәмәгатьчелек милкендә 3430471,2 дис., шул исәптән 3231687,8 дис. уңайлы (96,4%) һәм 198784,4 дис. уңайсыз (3,6%) җир була. Ләкин җитештерүнең капиталистик ысулы үсә барган саен, җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелек үз әһәмиятен югалта башлый. ХХ йөз башында 2992 авыл җәмәгатенең 940 ында (31,4%) крәстияннәрнең шәхси милекләрендә, 1860 еллардагы аграр реформалар нәтиҗәсендә алган имана җирләреннән тыш, җирләрнең 17% ы һәм барлык крәстиян җирләренең 3–4% ы була. 314 җәмәгатьтә – ширкәтле, 416 сында – шәхси, 220 сендә теге яки бу формадагы җир милке исәпләнә. Җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелек кысаларында крәстиян җирләре авыл җәмәгате эчендә нык вакланганга күрә, еш кына җәмәгать крәстияннәре төрле урында берничә җир кишәрлегенә ия була. Җир кишәрлекләренең таралып урнашуы елдан-ел арта бара: ХХ йөз башында 2992 авыл җәмәгатенең бары тик 1788 ендә генә имана җире бер урында була. Җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелекнең котылгысыз юлдашлары булган җирнең кишәрлек аша урнашуы, вак кишәрлек, еракта урнашкан җирләр җитештерүчәнлеккә һәм игенчелекне үстерүгә тискәре йогынты ясыйлар.

Столыпинның аграр реформасы дәвамында җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелек әкренләп шәхси кишәрлекле җир биләү белән алыштырыла (кара Отруб, Хутор). Җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелекны хосусыйлаштыру процессы большевикларның авылда үткәргән аграр реформасы чорында туктала, барлык җирләр диярлек (шул исәптән шәхси милектәгеләр – 714 мең дис. тирәсе) яңадан җәмәгатьчелек карамагындагы җир биләүчелеккә күчә, анысы исә җирләрдән колхоз һәм совхоз формасында файдалану кертелгәнгә кадәр яши.

Автор — Р.В.Шәйдуллин