Тарихы

1719–1722 еллардан мәгълүм. Кайбер хәбәрләр буенча, XVII йөздә Мамадыш авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чана ясау тарала. 1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда су тегермәне эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 559,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Чукмарлы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Ленин призывы» колхозы оештырыла. 1951 елда В.И.Ленин исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Чукмарлы авылы), 1963 елда хуҗалыкның исеме «Чулпан» колхозы дип үзгәртелә. 1994–2002 елларда авылда –«Чулпан» күмәк предприятиесе, 2003 елдан – «Мәрданов» крестян-фермер хуҗалыгы, 2004–2005 елларда «Чулпан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Хәзерге вакытта 2 крестян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

2006 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1870 елда – 279,
1913 елда – 606,
1920 елда – 563,
1926 елда – 439,
1938 елда – 238,
1949 елда – 169,
1958 елда – 188,
1970 елда – 190,
1979 елда – 145,
1989 елда – 72,
2002 елда – 69,
2010 елда – 49,
2021 елда – 71 кеше (керәшен татарлар).