Тарихы

1735 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Саклау, Карши-Саклы исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (1880 һәм 1910 елларда төзеләләр), мәдрәсә (1910 елда авыл кешесе З.Мәҗитов акчасына төзелә), мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1065,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Сарман районында.

Хәзер – Карашай-Саклау авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда – «Зерновое товарищество» («Ашлык ширкәте») кооперативы, 1930 елда М.Вахитов исем. колхоз (беренче рәисе – Ш.Г.Гыйльфанов) оештырыла. 1961 елда соңгысы берләштерелгән Ильич исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Карашай-Саклау авылы, шулай ук Чураш, Яңа Саклау авыллары керә), 1991 елда хуҗалыкның исеме «Вахитов» колхозы дип үзгәртелә (үзәк утары – Чураш авылы). 1994 елдан – М.Вахитов исем. күмәк предприятие, 2002–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

2016 елдан авыл территориясендә крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1969 елда – урта (янган бина урынына яңа бина төзелә), 2010 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (2015 елдан – Зур Нөркәй урта мәктәбе филиалы). Мәктәптә төбәкне өйрәнү музее эшләп килә (1987 елда, оештыручысы – Н.А.Мәхмүтов).

Авылда мәдәният йорты (1971 елда яңа бина төзелә), китапханә (1932 елдан, 1973 елдан – мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1970 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан), «Сәлахетдин улы Гаязетдин» мәчете (1998 елдан), авыл тирәсендә төзекләндерелгән чишмәләр бар.

Мәдәният йортында «Сәрвиназ» вокаль ансамбле, «Җәүһәр» татар театр (2005 елдан, 2012 елдан – халык театры, җитәкчесе – А.А.Хөсниев), «Сөембикә» фольклор, «Сәфәр» хореография (2010 елдан, нигезләүчесе – В.В.Хөсниева) коллективлары, «Асылташ» балалар театры (2010 елдан, нигезләүчесе – Т.Г.Мәхмүтова) һ.б. эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Карашай-Саклау туктаулыгы (Буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.Х.Гәрәев (1940–2005) – медицина хезмәте генерал-майоры, РСФСРның атказанган табибы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Г.К.Сәлахетдинов (1928 елда туган) – агроном галим, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган агрономы, Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

Ә.Т.Сибгатуллина (1962 елда туган) – әдәбият галиме, филолология фәннәре докторы;

Ә.М.Хөсәенов (1941–2019) – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан «Әкият» курчак театры (1972–1975), Г.Камал исем. Татар дәүләт академия театры директоры (1975–1981);

Л.М.Йосыпова (1946 елда туган) – химия фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1870 елда – 303,
1897 елда – 680,
1926 елда – 826,
1938 елда – 927,
1949 елда – 590,
1958 елда – 516,
1970 елда – 580,
1979 елда – 468,
1989 елда – 330,
2002 елда – 347,
2010 елда – 358,
2021 елда – 291 кеше (татарлар).