Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1995 ел 22 июнь карары нигезендә оештырыла.

Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыруны оештыра һәм аның барышына күзәтчелек итә, икътисад өлкәсендә монополияне чикләү чараларын үткәрә.

Үз эченә җитештерү өлкәсенә караган предприятиеләрне хосусыйлаштыру, агросәнәгать комплексы предприятиеләрен хосусыйлаштыру, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләрен һәм торакны хосусыйлаштыру, икътисад, хокук, методик һәм оештыру эшләре идарәләрен; җитештерү өлкәсенә карамаган предприятиеләрне хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру бүлекләрен ала.

Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм РФнең Дәүләт мөлкәте белән идарә итү Дәүләт комитетына буйсына.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1996 ел 27 ноябрь карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасының Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитетына тапшырыла.

Рәисләре: Д.М.Бикбов (1995–1996 еллар), Р.Ш.Гобәйдуллин (1996 ел).

Автор – Е.Б.Долгов