Тарихы

1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек тарала.

XX йөз башында авылда 2 су тегермәне һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 760 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Иске Икшермә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл нарат» колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Тучков). 1960–1997 елларда авылда – «Икшурминский» совхозы (үзәк утары – Иске Икшермә авылы), 1997 елдан З.З. Мөхәммәтшин крестьян-фермер хуҗалыгы эшли (үсемлекчелек).

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (2000 елда яңа бина төзелә), мәчет (2017 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Т.Р.Якупов (1964 елда туган) – биохимик, ветеринария фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 59 ир-ат;
1859 елда – 297,
1897 елда – 383,
1908 елда – 380,
1920 елда – 478,
1926 елда – 429,
1938 елда – 355,
1949 елда – 278,
1970 елда – 271,
1979 елда – 210,
1989 елда – 127,
2002 елда – 105,
2010 елда – 102,
2020 елда – 89 кеше (татарлар).