Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Шайтанов Ключ исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1321 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – «Шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогы» шәһәр җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында Сталин исем. колхоз оештырыла (беренче рәисе – Б.Галиев). 1958 елда аңа «Кызыл Көрәш» колхозы (үзәк утары – Байлар Сабасы авылы) кушыла. 1963 елдан авылда – К.Маркс исем. колхоз (үзәк утары – Байлар Сабасы авылы), 2004 елдан – «Урта Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2020 елдан «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, «Җәлил» мәчете (2006 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

В.И.Мәрданов (1901–?) –ТАССРның игенчелек халык комиссары (1940–1941).

Халык саны

1782 елда – 57 ир-ат;
1859 елда – 401,
1897 елда – 574,
1908 елда – 652,
1920 елда – 655,
1926 елда – 551,
1938 елда – 489,
1949 елда – 408,
1970 елда – 250,
1979 елда – 230,
1989 елда – 135,
2002 елда – 141,
2010 елда – 134,
2020 елда – 127 кеше (татарлар).