Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан – Саба районында. Хәзер – Юлбат авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда – җирне эшкәртү ширкәте, 1930 елда «Папанин» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Р.Шәфигуллин). 1953 елдан авылда –Ворошилов исем. колхоз (үзәк утары – Юлбат авылы), 1956 елдан – «Искра» колхозы, 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003 елдан – «Юлбат» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2007 елдан «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Д.М. Галимов крестьян-фермер хуҗалыгы бар (сарык асрау).

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

«Рафис» мәчете эшли (2007 елдан).

Халык саны

1938 елда – 125,
1949 елда – 120,
1970 елда – 149,
1979 елда – 99,
1989 елда – 87,
2002 елда – 78,
2010 елда – 69,
2020 елда – 89 кеше (татарлар).