- РУС
- ТАТ
Татарстанның Саба районындагы авыл, Мишә елгасының уң кушылдыгы Казкаш елгасы буенда, шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогыннан 13 км көньяктарак урнашкан
XVI йөздә нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була (1919 елда яна, 1928 елда кабат төзелә, 1937 елда ябыла).
XX йөз башында су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 850,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.
Хәзер – Сатыш авыл җирлегендә.
1930 елларда «Кызыл йолдыз» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Минһаҗетдинов). 1939 елда «Эшчән» (үзәк утары – Казанчы Бигәнәй авылы) һәм «Марс» (үзәк утары – Сатыш авылы) колхозлары белән бергә «Молотов» хуҗалыгына берләштерелә (үзәк утары – Сатыш авылы), 1960 елда соңгысының исеме «Марс» колхозы итеп үзгәртелә.
1990 елда авыл Казанчы Бигәнәй белән бергә мөстәкыйль «Бигәнәй» колхозы булып бүленеп чыга (авылда үзәк утар урнаша), 2000 елда кабат «Марс» колхозына кушыла. Хәзерге вакытта авылда «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче Сатыш филиалы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда «Ромашка» балалар бакчасы (1989 елдан), мәдәният йорты (бинасы 1964 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2003 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Мизгел» татар драма коллективы эшли (1960 елдан, 2000 елдан – халык театры, нигезләүчесе – Ф.Г.Нуриев).
Р.И.Гыйльметдинова (1959 елда туган) –биология фәннәре кандидаты;
Г.М.Дәүләтшин (1947 елда туган) – зоотехник, Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы, «Почет билгесе» ордены кавалеры;
Б.Г.Минһаҗев (1946 елда туган) – двигательләр төзү өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 314,
1897 елда – 480,
1908 елда – 515,
1926 елда – 415,
1938 елда – 460,
1949 елда – 370,
1970 елда – 238,
1979 елда – 248,
1989 елда – 198,
2002 елда – 204,
2010 елда – 196,
2020 елда – 177 кеше (татарлар – 98,9%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.