Тарихы

1565–1567 елларга кадәр нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сатуга агач савыт-саба, ат дирбиясе, арбалар, чаналар ясау тарала.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, 11 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1745 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Түбән Тегермәнлек авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла. 1963 елгы мәгълүматлар буенча, авылда Г.Тукай исемендәге колхозның үзәк утары урнаша (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә; соңрак, 1966, 1992 елгы мәгълүматлар буенча, үзәк утар Югары Тегермәнлек авылында урнаша). 1994 елдан авылда «Түбән Тегермәнлек» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1928–1997 – башлангыч, 1997 елдан – урта, 2011 елдан тулы булмаган урта мәктәп эшли (бинасы 1997 елда төзелә).

«Шатлык» балалар бакчасы (мәктәп бинасында), клуб (мәчет бинасында), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, «Габдрахман» мәчете (2002 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Б.Г.Шәвәлиев (1925–1944) – икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Александра Матросов батырлыгын кабатлый.

Халык саны

1859 елда – 713,
1897 елда – 1672,
1908 елда – 1375,
1920 елда – 1311,
1926 елда – 784,
1938 елда – 1377,
1949 елда – 979,
1958 елда – 860,
1970 елда – 1168,
1989 елда – 599,
2002 елда – 556,
2010 елда – 495,
2020 елда – 410 кеше (татарлар – 98%).