Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була (1879 елда яңа бина төзелә; 1930 елларда ябыла, бинада клуб, склад урнаша; 1990 елларда төзекләндерелә, тиешенчә файдаланыла; классицизм стилендәге бизәлешле дини архитектура истәлеге; 2019 елда архитектор һәм реставратор, РСФСР Дәүләт бүләге лауреаты, «РЦАПО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры А.Попов тарафыннан сүтелә һәм реставрацияләү өчен озатыла).

Мәчетнең беренче имамнары – Нәҗметдин Нәзиров (1830 елдан), Гали Якупов (1832–1891 елларда). 1866 елдан мәхәлләнең икенче мулласы хезмәтен Вәлиулла Галиев (язучы Мөхәммәд Галинең әтисе) башкара.

1908 елда икенче мәчет төзелә (сакланмаган). 1907 елдан мәчетнең имам-хатибы булып Шакир Гарифуллин тора.

Мәчетләр каршында мәктәпләр эшли. XX йөз башында беренче мәчет мәктәбендә – 30 ир бала һәм 20 кыз бала, икенче мәчет мәктәбендә 25 ир бала һәм 20 кыз бала укый.

XX йөз башында авылда шулай ук тимерче алачыгы, 5 вак-төякләр кибете һәм пар тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2356,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Масловка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Елга авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кызыл Йорт өсте» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – Ленин исемендәге, 1963, 1966, 1972, 1992 елгы мәгълүматлар буенча – «Кама» колхозлары, 2001–2008 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы үзәк утары урнаша.

Халкы башлыча «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә, «Юлдаш», «Мингалиев», «Чишмә» (сөт комбинаты) крестьян- фермер хуҗалыкларында, Казан предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елдан башлангыч мәктәп эшләп килә, Бөек Ватан сугышыннан соң – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1975 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (бинасы 1977 елда төзелә). 1980–1993 елларда музыка мәктәбе эшли.

«Умырзая» бабалар бакчасы (1990 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (барысы да 1987 елда төзелгән мәдәният йорты бинасында урнашкан), мәчет (1999 елдан) бар.

1975 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее ачыла (нигезләүчеләре – Г.Г.Вафина, И.Х.Хәсәнов; 2011 елдан – авыл тарихы музее, Балык Бистәсе төбәкне өйрәнү музее филиалы). 2013 елдан музей мәдәният йорты бинасында урнаша; 2021 елның 1 гыйнварына аның төп фондында 1754 саклау берәмлеге исәпләнә.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Олы Елга I (гомумболгар чоры) һәм II (чоры ачыкланмаган) каберлекләре, Олы Елга авыллыгы (монголларга кадәрге чор һәм Алтын Урда чоры болгар истәлеге).

Күренекле кешеләре

Зөфәр Билалов (1966 елда туган) – җырчы, ТРның халык артисты;

Мөхәммәд Гали (1893–1952) – язучы, журналист, әдәбият галиме;

Ш.Г.Хөсәенов (1960 елда туган) – педагогика фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 278 ир-ат;
1859 елда – 722,
1897 елда – 1327,
1908 елда – 1687,
1920 елда – 1737,
1926 елда – 1116,
1949 елда – 932,
1958 елда – 905,
1970 елда – 1041,
1989 елда – 853,
2002 елда – 863,
2010 елда – 881,
2020 елда – 758 кеше (татарлар – 98,5%).