Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленское исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә эше, сарык тиресе иләү, тимерчелек, түбә ябу, мич чыгару, челтәр үрү һәм тегүчелек тарала.

XVI йөз ахырыннан православие приходы яшәп килә. 1718 елда – агач Богоявление чиркәве, 1889–1903 елларда аның тузган бинасы урынына приход халкы хисабына чиркәүнең таш бинасы төзелә (1930 елларда ябыла, 1991–1994 елларда төзекләндерелә, 1994 елдан тиешле максатта файдаланыла; эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

1868 елда – бер сыйныфлы катнаш рус земство училищесе (1912 елгы мәгълүматлар буенча, 80 ир бала укый), 1894 елда бер сыйныфлы хатын-кызлар чиркәү-приход мәктәбе (1916 елгы мәгълүматлар буенча, 42 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, земство училищесе, бер сыйныфлы хатын-кызлар чиркәү-приход мәктәбе, волость һәм Казан аеклык җәмгыятьләре уку өйләре, су тегермәне, казна шәраб кибете һәм 4 вак-төякләр кибетләре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3609,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Анатыш волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Анатыш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Прикамье» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.С.Дулалаев). 1951 елда колхозда райондагы беренче электр станциясе төзелә. 1946, 1956, 1960, 1963, 1992 еллардагы мәгълүматлар буенча, авылда Черняховский исемендәге колхозның үзәк утары урнаша (сөт терлекчелеге, сарык асрау). 1993–2006 елларда авылда «Анатыш» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Логос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Мәдәният йорты (бинасы 1963 елда төзелә), китапханә, «Колосок» балалар бакчасы (1978 елдан, 2019 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты бар. 2018 елда халык хисабына балалар мәйданчыгы, зират территориясендә кәшәнә төзелә.

Авылдан төньяк-көнчыгыштарак археология истәлеге – Анатыш авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 399 ир-ат;
1859 елда – 1697,
1897 елда – 1917,
1908 елда – 1788,
1920 елда – 1960,
1924 елда – 1753,
1926 елда – 1659,
1949 елда – 870,
1958 елда – 724,
1970 елда – 711,
1979 елда – 724,
1989 елда – 696,
2002 елда – 654,
2010 елда – 609,
2019 елда – 627 кеше (руслар – 71%, татарлар – 25%).