Тарихы

1740 елларда алпавыт Диштрополевлар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Ивановский, Бутырки исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә, авыл 4 җәмгыятькә (крепостнойлар Дьячкова, Демерт, Соколовская һәм Машкиннар) бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, балта эше кәсебе тарала.

1763 елда алпавыт М.Г.Шамшева акчасына Иоанн-Предтеча (приход XVII йөздә барлыкка килә, үзенчәлекле композицияле рус барокко стилендәге дини архитектура истәлеге, 1940 елларда ябыла) чиркәве төзелә.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша; Иоанн-Предтеча чиркәве, земство мәктәбе (1871 елда ачыла), 4 икмәк саклау-сату кибете, тимерчелек, казна шәраб, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 457,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Селәнгеш волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Чыты авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Трудовик” колхозы оештырыла. 1950 елда “Үрнәк”, “Ленинский призыв”, “Искачка” колхозлары Мичурин исем. колхозга берләшәләр, 1950 елдан – “Знамя Ленина” колхозы (үзәк утары – Чыты авылы), 1997–2006 еллардан “Чыты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Мәдәният

1946 елга кадәр китапханә (Иске Йорт авылына күчерелә) эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Селәнгеш табылдыгы (бронза чоры) ачыклана.

Күренекле кешеләре

Н.А.Демрет (1833–1876) – юрист, земство эшлеклесе, публицист.

Халык саны

1782 елда – 66 ир заты;
1859 елда – 357,
1897 елда – 485,
1908 елда – 369,
1920 елда – 468,
1926 елда – 429,
1949 елда – 293,
1958 елда – 241,
1970 елда – 166,
1979 елда – 10,
2002 елда – 1,
2010 елда – 1,
2020 елда – даими яшәүчеләр юк.