Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (баштарак чукындырылган татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1872 елда ачыла), тимерчелек, ярма яргыч, кибет, 3 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1167 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Питрәч районында.

Хәзер – Кибәч авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда – Калинин (беренче рәисе – Н.А.Тимофеев), 1958 елда Сталин исем. (авылда үзәк утар урнаша) колхозлар оештырыла.

1961 елдан – «Новая жизнь», 1963 елдан – «Совет», 1997 – 2006 елларда шул ук исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (2001 елда аңа “Пимәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы кушыла) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1934 елдан, 1986 елдан – яңа бинада), күпфункцияле үзәк (2012 елдан), китапханә (1939–1942 елларда – уку өе, мәктәп бинасында урнашкан), фельдшер-акушерлык пункты, Троица Живоначальная кәшәнәсе (2015 елдан, иганәче В.Г.Спичков акчасына төзелә) бар.

Күпфункцияле үзәк каршында «Беләзек» керәшен җыры фольклор ансамбле эшли.

Авыл янында археология һәм эпиграфика истәлекләре:

  • Кибәче I табылдыклары (неолит дәвере-бронза гасыр),
  • Кибәче II табылдыклары (Азелино культурасы),
  • Кибәче кабер ташы (Казан ханлыгы һәм соңгырак чор) ачыклана.

Авылда Кибәче акчалар хәзинәсе (XV–XVI йөзләр) табыла.

Халык саны

1782 елда – 122 ир-ат;
1859 елда – 504,
1897 елда – 1022,
1908 елда – 1224,
1920 елда – 1432,
1926 елда – 1350,
1938 елда – 1241,
1949 елда – 1062,
1958 елда – 1015,
1970 елда – 1156,
1979 елда – 806,
1989 елда – 533,
2002 елда – 467,
2010 елда – 365,
2020 елда – 325 кеше (татарлар).