Тарихы

1710 елдан Починок по речке Селенгуш исеме белән дә искә алына. Башта татарлар яши. XVIII йөзнең икенче яртысында руслар урнаша башлый.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тәгәрмәч тугымы ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында Успение чиркәве (1868 елда ачыла), чиркәү-приход мәктәбе (1885 елда ачыла), 3 тимерчелек, 1 шәраб һәм 9 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2221 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Сәләнгеш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Пинин исемендәге (беренче рәисе – Е.А.Пинин) һәм «Пробуждение» колхозлары оештырыла. 1947 елдан – берләштерелгән «Заветы Ильича» колхозы (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Зүзәй, юкка чыккан Малая Полянка авыллары һәм юкка чыккан Пролетарский поселогы хуҗалыклары керә), 1994 елдан – «Заветы Ильича» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Заветы Ильича» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Сәләнгеш», 2008 елдан «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1933 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1989 елда – урта (1992 елда яңа бина төзелә), 2010 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1997 елда мәктәп каршында «Родник истории» тарих-туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Н.Н.Пинина) оештырыла.

Мәдәният йорты, китапханә (1921 елда уку йорты буларак ачыла, 1960 елларда клуб бинасында, 1988 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, Успение гыйбадәт йорты (2010 елдан), Казан Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе (2011 елдан); авыл янында төзекләндерелгән «Святой ключ» чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында «Рябинушка» рус фольклор ансамбле (2015 елдан, оештыручысы – Т.Л.Воркова) эшли. 1963 елда авылдан ерак түгел болгар чорына нисбәтле кабер ташлары булган борынгы зират эзләре ачыклана.

Халык саны

1782 елда – 67 ир-ат;
1859 елда – 952,
1897 елда – 1760,
1908 елда – 2338,
1920 елда – 2114,
1926 елда – 1664,
1938 елда – 1486,
1949 елда – 1334,
1958 елда – 924,
1970 елда – 956,
1979 елда – 761,
1989 елда – 558,
2002 елда – 641,
2010 елда – 601,
2021 елда – 318 кеше (руслар).