- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы авыл, Олы Чирмешән елгасы буенда, Нурлат шәһәреннән 18 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1794 еллардан Менча Зубова, 1860 еллардан Менча буларак мәгълүм, 1880 еллардан хәзерге исемдә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (граф А.Н.Зубов нәселенеке булып санала) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында чиркәү (1868 елда төзелә, 1929 елда ябыла), чиркәү-приход мәктәбе (1885 елда, башка чыганаклар буенча 1874 елда ачыла), 2 су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 997 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Егоркино авыл җирлегендә.
1932 елда авылда «Красная Гора» колхозы (беренче рәисе – Д.Кузнецов) оештырыла. 1959 елдан берләштерелгән «Россия» колхозы (үзәк утары – башта Каравыл Тавы авылы, 1966 елдан – Егоркино авылы), 1990 елдан – А.И.Кузнецов исемендәге колхоз, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы, 2004 елдан – М.И.Щербаков исемендәге, соңрак – А.И. Кузнецов исемендәге, 2002 елдан – «Агро-Развитие», 2015 елдан «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
2006–2007 елларда авылда Казан Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе төзелә.
Авыл янында 1918 елда чех-словак фетнәсе корбаннары Я.Клемин һәм А.Клеев күмелгән урынга обелиск урнаштырылган.
Авыл янында археология истәлекләре – Рус Мәнҗесе торулыгы (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы), Рус Мәнҗесе I, II авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры), Рус Мәнҗесе III авыллыгы (болгар чоры) табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.