Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Беренче исеме – Клявлино. Мәгълүматларның берсенә караганда, авылның исеме Олы Чирмешән елгасының каршы ягындагы уңъяк биек ярында урнашкан каравыл ныгытмасыннан алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тәгәрмәч ясау, сарык тиресе эшкәртү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында земство мәктәбе (1912 елда ачыла), тимерчелек, 2 ярма яргыч эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1984 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Егоркино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Красная Гора» колхозы (беренче рәисе – Д.Кузнецов) оештырыла. 1959 елдан – «Россия» колхозы (авылда үзәк утар урнаша, 1966 елдан Егоркино авылына күчерелә), 1990 елдан – Кузнецов исемендәге колхоз (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Рус Мәнҗесе авылы, Единение поселогы хуҗалыклары керә), 1996 елдан – Кузнецов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы, 2004 елдан – М.И.Щербаков исемендәге, соңрак – А.И. Кузнецов исемендәге, 2002 елдан – «Агро-Развитие», 2015 елдан «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1957 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1990 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп (2008 елда туган якны өйрәнү музее ачыла, оештыручысы – Н.А.Захарова) итеп үзгәртелә. 1965 елда мәктәп территориясенә Советлар Союзы Герое А.И.Кузнецов бюсты урнаштырыла (скульптор – Н.И.Плониш).

Балалар бакчасы (хәзерге вакытта мәктәп каршындагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме буларак эшли), мәдәният йорты, китапханә (1920–1953 елларда уку йорты буларак файдаланыла, 2015 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан мәктәп бинасында), Владимир Изге Мәрьям Ана иконасы (2005 елдан) һәм Андрей Первозванный (2017 елдан) кәшәнәләре бар.

Мәдәният йорты каршында «Палан» чуаш фольклор коллективы (2009 елдан, оештыручысы – С.Н.Корнилова), «Теремок» балалар курчак театры (2017 елдан, оештыручысы – О.Г.Савельева) эшли. 2018 елда Советлар Союзы Герое А.И.Кузнецов һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчы якташлар хөрмәтенә мемориаль комплекс төзелә.

Авыл янында археология истәлеге – Каравыл Тавы авыллыгы сакланган (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы).

1957 елда авылда яшәүче И.С.Бикинеева бакчасында, 20 см тирәнлектә, башлыча XV йөзнең икенче чирегенә караган көмеш акчалар табыла (3 меңгә якын).

Күренекле кешеләре

А.И.Кузнецов (1914–1943) – гвардия капитаны, Советлар Союзы Герое, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, Ленин ордены, Кызыл Байрак (өч тапкыр) ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 87 ир-ат;
1859 елда – 529,
1897 елда – 858,
1908 елда – 917,
1920 елда – 1066,
1926 елда – 963,
1938 елда – 942,
1949 елда – 848,
1958 елда – 1037,
1970 елда – 1046,
1979 елда – 859,
1989 елда – 629,
2002 елда – 624,
2010 елда – 604,
2021 елда – 468 кеше (чуашлар).