Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Чулпан волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Гәйтән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда 1931 елдан – «Төбәк» (үзәк утары – Кәкре Атау авылы), 1950 елдан – М.Вахитов исемендәге (үзәк утары – Кәкре Атау авылы), 1960 елдан – Ленин исемендәге, 1963 елдан – М.Җәлил исемендәге (үзәк утары – Би Күле авылы), 1990 елдан – «Чирмешән» (үзәк утары – Кәкре Атау авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Чирмешән» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Чирмешән», 2000 елдан – М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1926 елда – 131,
1938 елда – 198,
1949 елда – 200,
1958 елда – 177,
1970 елда – 175,
1979 елда – 122,
1989 елда – 74,
2002 елда – 80,
2010 елда – 35,
2021 елда – 28 кеше (татарлар).