Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Абдрахманово, Би Күле, Преображенский исемнәре белән дә искә алына. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Авылда православие приходы XVIII йөздә барлыкка килә, 1870 елда агачтан Спас-Преображение чиркәве (архитектор – К.А.Тон) төзелә, 1904 елда Казан Мәрьям Ана иконасы янкормасы булдырыла (1931 елда ябыла, 1946 елда кабат ачыла, 1990 елда төзекләндерелә; классицизм элементлары белән эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында фельдшерлык пункты, земство мәктәбе (1873 елдан), җил тегермәне, 2 тимерчелек, май язу йорты, тире эшкәртү бинасы, 2 вак-төякләр, шәраб һәм 2 сыра кибете, шимбә саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1123 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Биләркүл авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Возрождение» колхозы оештырыла. 1950 елдан авыл – Куйбышев исемендәге колхозның үзәк утары. 1959 елдан – «Путь к коммунизму» колхозы (үзәк утары – Гәйтән авылы; 1963 елдан – Биләркүл, Чулпан, шулай ук юкка чыккан Савиново авыллары, Леспромхоз, Майоровка, Яңа Гәйтән, Яңа Савиново (хәзер Заречный), Труженик поселоклары хуҗалыклары керә).

1994 елдан – «Путь к коммунизму» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – «Үрнәк» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2002 елдан – «Виктория» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. 2009−2011 елларда ике терлекчелек комплексы куллануга тапшырыла.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда икееллык укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, ул 1927 елда – башлангыч, 1951 елда – сигезьеллык, 1969 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1976 елда яңа бина төзелә, 1998 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее (оештыручысы – А.И.Матросов) оештырыла.

Мәдәният йорты (1971 елда яңа бина салына), китапханә (1949 елда уку йорты буларак ачыла, 1971 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1982 елдан; 1987 елдан мәктәп бинасында, 2015 елдан мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме), фельдшер-акушерлык пункты, Преображение чиркәве бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Биләркүл I һәм II авыллыклары (монголларга кадәрге чор болгар истәлекләре) табыла.

Күренекле кешеләре

М.А.Васильев (1878−1944) – әдәбият белгече, фольклорчы, рус телендә чыккан беренче «Татар халык авыз иҗаты ядкәрләре. Әкиятләр һәм риваятьләр» («Памятники татарской народной словесности. Сказки и легенды») җыентыгын төзүче;

Н.А.Комолов (1925–1983) – рәссам, Бөек Ватан сугышында катнаша;

В.С.Прытков (1943 елда туган) – генерал-майор, «Шәхси батырлык өчен», өченче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 77 ир-ат;
1859 елда – 314,
1897 елда – 474,
1908 елда – 504,
1920 елда – 708,
1926 елда – 645,
1938 елда – 570,
1949 елда – 479,
1958 елда – 611,
1970 елда – 853,
1979 елда – 752,
1989 елда – 573,
2002 елда – 663,
2010 елда – 696,
2021 елда – 342 кеше (руслар – 55%, чуашлар – 44%).