Административ-территориаль буйсынуы

1920 еллар башында нигезләнә. Шулай ук Ахметкино исеме белән дә мәгълүм.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Егоркино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Әхмәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Верхний» колхозы оештырыла. 1951 елдан – «Москва» (үзәк утары – Илюткино авылы), 1986 елдан – «Большевик» (үзәк утары – Аксумла авылы) колхозлары, 1992 елдан – «Нурлатнефть» НГДУының ярдәмче хуҗалыгы, 1997 елдан – «Дуслык», 2012 елдан – «Космос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, 2016 елдан «Чахмачев М.Р.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926−2010 елларда башлангыч мәктәп эшли. Клуб (1989 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.Ш.Сәгыйров (1938−2009) – шагыйрь, рәссам-график, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1926 елда – 254,
1938 елда – 270,
1949 елда – 220,
1958 елда – 208,
1970 елда – 302,
1979 елда – 233,
1989 елда – 138,
2002 елда – 200,
2010 елда – 185,
2021 елда – 94 кеше (татарлар).