Тарихы

1730–1740 еллар чигендә игенче солдатлар, шулай ук Яңа Чишмәдән күчеп утырган Польша шляхтачылары варислары тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Шешма, Слобода Козьмодемьянская, Волчья тожь исемнәре белән дә искә алына.

Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту һәм кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында Козьмодемьян чиркәве (1906 елда төзелә), земство мәктәбе (1866 елда ачыла), 11 җил һәм 2 су тегермәне, 1 шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете, 2 сыраханә, май язу һәм йон тетү йортлары була, сишәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 6032 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Буревестник авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Киров исемендәге колхоз оештырыла. 1944 елда ул Киров исемендәге һәм «Фронтовик» колхозларына аерыла, 1950 елда алар кабат Киров исемендәге колхоз булып берләшә. 1957 елдан – «Красный Октябрь» совхозы (үзәк утары – «Красный Октябрь» совхозы поселогы), 1961 елдан «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы эшли. 1967 елдан авыл – «Буревестник» совхозының (аңа шулай ук Акбүре, Сөлчәбаш, юкка чыккан Красный Угол авыллары хуҗалыклары керә) үзәк утары.

1986 елда «Буревестник» совхозыннан «Дуслык» совхозы (үзәк утары – Акбүре авылы) аерылып чыга. Хәзерге вакытта «Буревестник» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (1995 елдан), «Козлова М.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла (бина 1930 еллардагы зур янгын вакытында янып бетә, укыту элеккеге рухани йортында дәвам иттерелә), ул 1965 елда – тулы булмаган урта, 1987 елда – урта, 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2004 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Н.Г.Темников) булдырыла. Мәдәният йорты (1979 елдан яңа бинада), китапханә (1954 елдан; 1929 елда уку йорты буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, «Колосок» балалар бакчасы (1982 елдан), Косма һәм Дамиан чиркәве (2015 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

С.В.Жданов (1900–1972) – зоолог, биология фәннәре докторы, профессор, СССРның атказанган фән эшлеклесе;

Б.С.Чекин (1922–2009) – Советлар Союзы Герое, полковник, Ленин ордены, Кызыл Байрак (ике тапкыр), Александр Невский, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы (өч тапкыр), Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 2166,
1897 елда – 3636,
1908 елда – 4341,
1920 елда – 4167,
1926 елда – 3011,
1938 елда – 1563,
1949 елда – 901,
1958 елда – 1179,
1970 елда – 984,
1979 елда – 679,
1989 елда – 499,
2002 елда – 445,
2010 елда – 388,
2020 елда – 318 кеше (руслар).