- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Чишмә елгасының уң кушылдыгы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 75 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1680 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. Халкы агач эшкәртә, күрше авылларга йорт, мунчалар өчен буралар һәм башка авыл хуҗалыгы корылмалары ясыйлар, шулай ук табигать нигъмәтләре җыю белән шөгыльләнәләр.
XX йөз башында җамигъ мәчет, мәктәп, 2 тегермән, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 831 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1956 елның 22 сентябреннән – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.
Хәзер – Ялантау авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Интернационал” һәм “ Красная Звезда” колхозлары оештырыла. 1950 елда “Интернационал” колхозына берләштерелә, 1958 елдан “Советский труд” колхозында (үзәк утары – Ялантау авылы), 1989 елда авыл мөстәкыйль “Искра” колхозы була.
2001 елдан “Ялантау” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2015 елдан “Кармалы” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1919 елда башлангыч мәктәп ачыла (таза тормышлы крестьян йортында урнаша), 2002–2020 елларда тулы булмаган урта мәктәп (2001 елда яңа бина төзелә), 1995–2017 елларда балалар бакчасы эшли.
Мәдәният йорты (1989 елда яңа бина салына), китапханә (1937 елда уку өе буларак ачыла, 1939 елда китапханә статусы ала, 1989 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1996 елдан), мәчет (1996 елдан) бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.