Административ-территориаль буйсынуы

1922 елда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чаллы кантоны Афонас волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Түбән Кама шәһәр җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Спартак” колхозы оештырыла. 1957 елдан “Красный Ключ” совхозы (үзәк утары – Красный Ключ поселогы), 1965 елдан “Нижнекамский” совхозы (үзәк утары – Олы Афанас авылы).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет чоры вакытында авылда башлангыч мәктәп, клуб эшли.

Хәзер авылга якын “Ильинка” ат-спорт мәктәбе, “Юность” балалар сәламәтләндерү лагеры (1978 елдан) урнашкан.

Авыл янында археология истәлеге – Ильинка авыллыгы (XV–XVII йөзләр) табыла.

Халык саны

1926 елда – 370,
1938 елда – 95,
1949 елда – 119,
1958 елда – 110,
1970 елда – 31,
1979 елда – 5,
1989 елда – 61,
2002 елда – 24,
2010 елда – 44 кеше (руслар, татарлар, чуашлар).