- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Зәй елгасыннан 1 км ераклыкта, Түбән Кама шәһәреннән 12 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балык тоту, балык тоту кирәк-яраклары ясау.
1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1692,4 дисәтинә тәшкил итә.
XX йөз башында Апостол Андрей Первозванный чиркәве (1888 елда сәүдәгәр А.П.Землянов акчасына төзелә, 1970 елларда җимерелә), укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1892 елдан) эшли.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Каенлы авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Беренче май” колхозы оештырыла. 1950 елда аңа “Красные Пески” (Яңа Минкино авылы), “Дружба” (Березовая Грива авылы), “Память Кирова” (Красный Бор авылы) колхозлары керә, 1960 елдан берләштерелгән “Красный Зай” колхозы (үзәк утары – Байгол авылы), 1970 елда совхоз (үзәк утары – Каенлы авылы) итеп үзгәртелә.
1993–1995 елларда “Зәй” күмәк предприятиесе эшли. 1996–2007 елларда “Зәй” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда совет чорында клуб эшли.
Хәзер башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (2021 елга кадәр – тулы булмаган урта мәктәп; яңа бина төзелә), китапханә (балалар бакчасы бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Апостол Андрей Первозванный (2006 елдан), Спиридон Тримифунтский кәшәнәсе (2013 елдан), мәчет (2020 елдан) бар.
Авылдан 4 км көньяк-көнбатыштарак Татарстан Республикасының табигать истәлеге – Борок урман дачасы урнашкан.
Авыл янында археология истәлеге – Борок I (соңгы бронза чоры) һәм II туктаулыгы (буралы курган культурасы) табыла.
И.М.Костин (1946 елда туган) – тау эшләре инженер-механигы, КамАЗ акционерлык җәмгыятенең генераль директоры (1997–2002 елларда), РФнең атказанган машина төзүчесе, РФнең Дәүләт бүләге лауреаты.
1870 елда – 415,
1897 елда – 642,
1920 елда – 887,
1926 елда – 669,
1938 елда – 905,
1949 елда – 642,
1958 елда – 429,
1970 елда – 307,
1979 елда – 210,
1989 елда – 127,
2002 елда – 158,
2010 елда – 311,
2022 елда – 421 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.