- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Зәй елгасыннан 2 км читтәрәк, Түбән Кама шәһәреннән 14 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Чермыш исеме белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык.
XX йөз башында җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1046,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Каенлы авыл җирлегендә.
1930 елларда авылда “Венера” колхозы оештырыла. 1959 елдан берләштерелгән “Красный Зай” колхозы (үзәк утары – Байгол авылы), 1970 елда совхоз (үзәк утары – Каенлы авылы) итеп үзгәртелә.
1993–1995 елларда "Зәй" күмәк предприятиесе эшли. 1996–2007 елларда “Зәй” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.