Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Удобная исеме белән телгә алына.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 2 су тегермәне була. XX йөз башында земство мәктәбе, бакалея кибете, май язу бинасы, ярма яргыч, икмәк саклау-сату кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 380 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Шуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Михайловка авыл җирлеге составында.

Халык саны

1858 елда – 172,
1870 елда – 170,
1884 елда – 315,
1906 елда – 352,
1920 елда – 306,
1926 елда – 255,
1938 елда – 194,
1949 елда – 149,
1958 елда – 107,
1970 елда – 93,
1979 елда – 44,
1989 елда – 5,
2002 елда – 2 кеше (руслар),
2010 елда – даими яшәүчеләр юк.