Тарихы

1712–1713 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Старо-Смыловка исеме белән телгә алына, җирле халык “Заводьишко” исемен дә куллана.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, итек тегү, чабата үрү һәм чана ясау кәсепчелеге тарала.

XIX йөздә көндә кирәкле товарлар җитештерү заводы (савыт-саба, кием-салым) эшли. 1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда су тегермәне, XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 631,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Шуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Шуган авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Малиновка” колхозы ( беренче рәисе – П.Е.Волгин) оештырыла, 1950 елда – берләштерелгән “Новая жизнь”, 1961 елда – “Новый путь”, 1964 елда “Маяк” колхозлары составына керә. 1981 елда “Нектар” совхозы составында аерылып чыга. Хәзер крәстиян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1949 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1960 елларда ябыла.

Халык саны

1870 елда – 203,
1897 елда – 563,
1920 елда – 338,
1926 елда – 280,
1938 елда – 277,
1949 елда – 205,
1958 елда – 109,
1970 елда – 107,
1979 елда – 67,
1989 елда – 45,
2002 елда – 42,
2010 елда – 20,
2017 елда – 22 кеше (руслар).