Урнашуы

Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Ык елгасы буенда, Бөгелмә (Әгерҗе – Акбаш линиясе) тимер юл станциясеннән 110 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Казанга кадәр 300 км.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан Мөслим районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән Сарман районы составында, 1965 елның 12 гыйнварыннан кабат район үзәге.

1986–1991 елларда шәһәр тибындагы поселок. Хәзер Мөслим авыл җирлеге үзәге.

Тарихы

1722–1723 елларда нигез салына. XIX йөз ахырына кадәр Базарлы Вәрәш дип атала.

1861 елга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мич чыгару, тәгәрмәч һәм пыяла ясау һәм эшләпә тегү кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне була, XX йөз башында 3 мәчет, мәдрәсә (1901 елдан), мәктәп, су һәм җил тегермәннәре, 6 ярма яргыч, 3 тимерче алачыгы, ашлык киптергеч эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3780,85 дисәтинә тәшкил итә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Путиловец” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Гатауллин), 1958 елда аның составына “Кызыл көч” (Иске Вәрәш авылы) һәм “Якты юл” (Катмыш авылы) колхозлары керә. 1961 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә һәм аның составына “Динамо” (Вәрәшбаш авылы) колхозын кертү хисабына зурайтыла. 1994 елдан “Чулпан” күмәк предприятиесе.

1962 елда пекарня ачыла.

Авылда “Агромастер” ҖК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы (1969 елдан, 2017 елдан “Экомилк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” ябык акционерлык җәмгыяте (1959 елдан), “Мөслим инженерлык челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыяте, “Сельхозтехника” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1930 елда машина-трактор станциясе буларак ачыла, 1995 елдан – ачык акционерлык җәмгыяте, 2004 елдан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), “Август Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм башка зур булмаган җитештерү предприятиеләре эшли.

Мәгариф

Авылда урта мәктәп (1918 елда башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1929 елда – колхоз яшьләре мәктәбе, 1935 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2016 елдан Г.Тукай исемендә), лицей (1987 елда урта мәктәп буларак ачыла, 2003 елда лицей итеп үзгәртелә), гимназия (2003 елдан) эшли; 5 балалар бакчасы бар; Сарман аграр көллиятенең 1нче филиалы (1968 елда 7 нче Бөгелмә авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесе филиалы буларак ачыла, 1977 елдан 94 нче һөнәр училищесе (1999 елда яңа бина төзелә), 2013 елдан 2 нче Бөгелмә аграр көллияте, 2014 елдан хәзерге исемдә) эшли.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә Балалар сәнгать мәктәбе (1966 елда музыка мәктәбе буларак ачыла, 2009 елда яңа бина төзелә), Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2000 елдан, 2017 елда яңа бина төзелә), Мәктәптән тыш эшләр үзәге (2006 елдан, Укучылар йорты һәм Яшь туристлар станциясен берләштерү юлы белән булдырыла) эшли.

Мәдәният

1930 елда – 30 урынга хастаханә, китапханә, клуб ачыла (1939 елда – Мәдәният йорты, 1959 елда район Мәдәният йорты итеп үзгәртелә).

Мәдәният йорты каршында халык иҗат коллективлары эшли: “Якты йолдыз” театры (1970 елдан, 1977 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Ф.Г.Абдуллин, режиссеры – З.С.Фәхретдинова), “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле (1985 елдан, 2002 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Ф.Г.Абдуллин), “Ак калфак” фольклор ансамбле (2012 елдан), “Мөслим бизәкләре” хореография коллективы (2013 елдан), “Баянчылар ансамбле” (2014 елдан), “Курай моңы” (2014 елдан), “Хыял” вокал ансамбле (2014 елдан), “Сердәш” хореография коллективы (2015 елдан), “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле (2015 елдан, 2018 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – И.Ф.Салихҗанов), “Асса” балалар хореография коллективы (2016 елдан), “Мизгел” балалар бию коллективы (2017 елдан).

Авылда ике китапханә бар: үзәкләштерелгән (1930 елдан, 1976 елда яңа бина төзелә) һәм балалар китапханәсе (1950 елдан, 1988 елдан Мәдәният йорты бинасында, 2012 елдан үзәкләштерелгән китапханә бинасында).

“Мөслим” (1990 елдан), “Нур” (2008 елдан), “Җамигъ” (2017 елдан) мәчетләре эшли.

2007 елда – “Юность” спорт сәламәтләндерү комплексы, “Нептун” бассейны, 2008 елда – “Мизгел” яшьләр үзәге, 2016 елда “Курай” паркы, “Мөслим йөрәге”, Пушкин, Тукай скверлары, “Кояшлы Ык” яр буе ачыла.

1989 елда авылда урта мәктәпнең төбәк тарихын өйрәнү музее җирлегендә (1965–1966 елларда) район төбәк тарихын өйрәнү музее нигезләнә. 2014 елдан элекке музыка мәктәбе бинасында урнаша. Экспозиция мәйданы 308,5 кв.м., фондта 7179 саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозиция борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр төбәк тарихына, археологиягә, этнографиягә, күренекле кешеләргә, авылның хәзерге тарихына багышлана. Мәдәният йортында музейның филиалы – “Мөслимлеләр татар мәдәнияте һәм әдәбиятында” экспозиция залы эшли.

2004 елда авылда Мәңгелек ут белән Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы ачыла. Комплекс үзәгендә постаментта җиде метрлы стела куелган, аңа Җиңү ордены урнаштырылган. Стела алдында Җиңүче солдат скульптурасы тора, аның каршында Мәңгелек ут яна.

Стеладан берничә метр читтәрәк дүрт стена торгызылган, аларның икесендә якташларның бюстлары урнаштырылган: Советлар Союзы Геройлары – Г.В.Вәҗетдинов, П.А.Днепров, И.М.Маннанов, Дан орденының тулы кавалеры – Б.М.Салихов, Социалистик Хезмәт Геройлары – З.К.Кашапов, Л.Н.Мусин; өченче стенада Әфганстанда һәлак булган солдатлар барельефы ясалган; дүртенче стенада – Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган сугышчыларның исемнәре язылган.

Авылда тарихи-мәдәни мирас истәлеге – җамигъ мәчет мәдрәсәсе бинасы (1901 ел, Казан сәүдәгәре А.Г.Хөсәенов акчасына төзелә, 2015 елда реставрацияләнә) сакланган. Истәлекләрнең берсе – сәүдәгәр Х.Фәизов йорты (XIX йөз ахыры архитектура истәлеге) – 2015 елда сүтелә.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Мөслим авыллыгы (Кушнаренко культурасы).

Күренекле кешеләр

Р.Б.Бәдретдинов (1955 елда туган) – философия фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чаллы сәнгать көллияте директоры (2001 елдан);

М.Х.Бакиров (1933 елда туган) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

З.З.Басыйрова (1910–1979) – драма актрисасы һәм җырчы, ТАССРның атказанган артисты;

Р.Т.Борһанов (1961 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре кандидаты, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры 2010–2014 елларда), ТР мәгариф һәм фән министры (2017 елдан), Дуслык, Почет орденнары кавалеры;

М.Г.Вәлитов (1937 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

Ә.И.Газизова (1973 елда туган) – педагогика фәннәре докторы;

М.Г.Галиев (1946 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, икътисад фәннәре кандидаты, ТРның атказанган икътисадчысы, Дуслык ордены кавалеры;

Э.С.Галимов (1934 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган агрономы, “Почета билгесе” ордены кавалеры, Мөслим районының мактаулы гражданы;

А.Б.Галләмов (1940 елда туган) – гигиена белгече, медицина фәннәре докторы, РФ Югары мәктәбе атказанган хезмәткәре;

Д.Г.Галләмова (1940 елда туган) – тарих фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Алабуга шәһәренең мактаулы гражданы, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы директоры (1990–2002 елларда);

Р.М.Ганиев (1954 елда туган) – техник фәннәр докторы, РФнең фән һәм техника мактаулы хезмәткәре;

И.И.Гәрәева (1983 елда туган) – фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

И.З.Исламов (1964 елда туган) – “Агромастер” ҖК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе (2006 ел), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Ф.Ф.Латыйпов (псевдоним Латыйфи) (1943–2010) – язучы, публицист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Ә.Максутов (1930 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр докторы, СССРның мактаулы нефтьчесе, СССРның газ сәнәгате мактаулы хезмәткәре, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Р.Х.Минһаҗев (1960 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы;

Р.Х.Муллин (1974 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты, Мөслим муниципаль районы башлыгы (2013 елдан);

М.М.Мостафин (1923 елда туган) – журналист, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

А.М.Шәймиев (1962 елда туган) – эшкуар, спортчы, автокросс һәм трек узышлары буенча күп тапкыр РТ, РФ һәм Европа чемпионы, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, РФнең атказанган спорт остасы;

Р.Ф.Шәйхелисламов (1951 елда туган) – педагог, икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, ТР мәгариф министры (2004–2007 елларда), ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Л.Р.Шәрифуллин (1930–1988) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

Тормышлары һәм эшчәнлекләре Мөслим белән бәйле шәхес:

Х.А.Уразаева (1939–2010) – җырчы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, район мәдәният йорты директоры (1968–1977 елларда), Мөслим халык депутатлары советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы (1978–1986 елларда).

Халык саны

1747 елда – 43 ир-ат;
1858 елда – 641,
1870 елда – 1084,
1884 елда – 1999,
1897 елда – 1552,
1913 елда – 1996,
1920 елда – 1898,
1926 елда – 1304,
1938 елда – 2452,
1949 елда – 2323,
1958 елда – 2557,
1970 елда – 3623,
1979 елда – 4509,
1989 елда – 6202,
2002 елда – 7392,
2010 елда – 7348,
2017 елда – 8840 кеше (татарлар).