Тарихы

1747 елдан мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча –  авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне,  XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, мәктәп, 2 су тегермәне, ярма яргыч, ашлык киптергеч була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5152,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Иске Карамалы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Красный пахарь” колхозы (беренче рәисе – М.М.Гайров) оештырыла. 1953 елда – берләштерелгән “Алга” колхозы (Иске Карамалы, Күбәк, Түреш авыллары), 1960 елда “Урал” колхозы  составына керә, 1965 елда Куйбышев исемендәге  колхозы булып аерылып чыга. 1991 елдан “Калмыя” колхозы итеп үзгәртелә, 1993–2005 елларда “Калмыя” күмәк предприятиесе.

1936 елда Күбәк һәм Иске Карамалы авыллары арасында машина-трактор станциясе төзелә, 1966 елдан “Алга” машина-мелиорация станциясе, 1973 елдан “Алга” 13 нче күчмә механикалаштырылган колонна, 2014 елдан “Мөслим-мелиорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1936 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1938 елда – урта, 1941 елда –җидееллык, 1952 елда – сигезьеллык, 1979 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

2014 елда мәктәп бинасында шушы мәктәпне тәмамлаучыларга мемориаль такталар куела: Н.Г.Әюповка, Х.Г.Әюповка, А.Н.Баязитовка, М.М.Гайровка, М.Б.Гаттаровка, Х.М.Камаловка, З.Л.Мөэминовка, Ф.М.Мусинга, Б.М.Салиховка, Д.Ю.Хафизовка.

Күренекле кешеләре

М.М.Гайров (1889–1972) – Хезмәт Герое, “Красный пахарь” колхозының беренче рәисе;

И.З.Исламов (1962 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, ТРның атказанган машина төзүчесе, Минзәлә районы башлыгы (1993–1998 елларда), “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте башкарма диреторы (1998–2001 елларда), “Татэлектромаш” фәнни-җитештерү берләшмәсе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (2001 елдан), Мөслим районының мактаулы гражданы;

Х.М.Камалов (1934–1994) – Бөек Ватан сугышында катнаша, сынаучы очучы.

Халык саны

1870 елда – 412,
1884 елда – 456,
1897 елда – 739,
1913 елда – 795,
1920 елда – 836,
1926 елда – 482,
1938 елда – 579,
1949 елда – 409,
1958 елда – 407,
1970 елда – 397,
1979 елда – 344,
1989 елда – 249,
2002 елда – 243,
2010 елда – 230,
2017 елда – 255 кеше (татарлар – 92,5%).