Административ-территориаль буйсынуы

1922–1924 елларда Елгабаш авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә.

Оештырылган вакытыннан Мөслим районы составында. 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Симәк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда колхоз оештырыла, 1932 елда “Ялкын” дип атала. 1961 елда – берләштерелгән “Алга” колхозы составына керә. 1991 елда “Мәгариф” колхозы (Елгабаш, Кызылъяр авыллары) составында аерылып чыга. 1994 елдан “Мәгариф” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (аңа төзелеп бетмәгән мәчет бинасы бирелә, 1991 елга кадәр шунда урнаша), 2013 елда ябыла.

Авылда клуб (1991 елда яңа бина төзелә), “Габделхәбир” мәчете (2016 елдан) бар.

Клуб каршында “Театр сөючеләр” театр коллективы (2008 елдан) эшли.

Халык саны

1938 елда – 343,
1949 елда – 282,
1958 елда – 249,
1970 елда – 240,
1979 елда – 370,
1989 елда – 136,
2002 елда – 111,
2010 елда – 111,
2017 елда – 84 кеше (татарлар).