Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына. Оештырылган вакытыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Баланлы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Шәрыкъ” колхозы оештырыла (Чиятүбә поселогы, Элемтә авылы), 1950 елда – “Мәдәният” колхозы (Баланлы авылы), 1957 елда берләштерелгән “Мөслим” совхозы составына керә. 1975 елда “Михайловский” совхозы итеп үзгәртелә. 1990 елда авыл “Баланлы” совхозы составында аерылып чыга. Хәзер “Әюпов” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1948 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1938 елда – 77,
1949 елда – 101,
1958 елда – 76,
1970 елда – 65,
1979 елда – 39,
1989 елда – 20,
2002 елда – 31,
2010 елда – 21,
2017 елда – 20 кеше (татарлар).