Административ-территориаль буйсынуы

1922–1925 елларда Ташлыяр авылыннан күченүчеләр нигез сала.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Кармалы волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Тойгелде авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Удар” колхозы оештырыла, 1930 елда – “Марс” колхозы (Ташлыяр авылы), 1957 елда “Мөслим” совхозы составына керә, 1965 елда авыл “Трудовик” совхозы составында аерылып чыга. 1990–2006 елларда “Трудовик” тәҗрибә җитештерү хуҗалыгы, 2016 елдан “Намус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929–2016 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли (1999 елда яңа бина төзелә). 1954 елда булган янгын нәтиҗәсендә авылның бер өлеше янып юкка чыга.

Авылда клуб (1956 һәм 1999 елларда яңа биналар төзелә), мәчет бар.

Клуб каршында “Нур” балалар театр коллективы (2011 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

А.Ф.Мәгалимов (1939 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр кандидаты, СССРның мактаулы нефтьчесе, СССР һәм ТРның Дәүләт бүләкләре лауреаты.

Халык саны

1926 елда – 161,
1938 елда – 196,
1949 елда – 159,
1958 елда – 168,
1970 елда – 192,
1979 елда – 112,
1989 елда – 34,
2002 елда – 49,
2010 елда – 43,
2017 елда – 36 кеше (татарлар).