Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Көлек (Кулюково) исеме белән дә билгеле.

Халкы типтәрләр һәм асаба башкортларга бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, арба-чана ясау, Кама пристаньнарында көнлекче булып эшләү тарала.

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет (XVIII йөз ахырыннан мәгълүм), мәктәп (1854 елдан, 1868 елда – анда 195, 1913 елда 55 ир бала укый), 2 су тегермәне була. XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, 4 вак-төякләр, 1 бакалея һәм 1 мануфактура кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4535 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Ырыс авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл юл” колхозы оештырыла, 1930 елда –М.И.Калинин исемендәге колхоз, 1959 елда М.Вахитов исемендәге колхоз составына керә. 2003 елдан – “Вахитово” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920–2015 елларда авылда башлангыч мәктәп (1970 елда яңа бина төзелә), 1957–2015 елларда балалар бакчасы (1986 елда яңа бина төзелә, 2005 елдан мәктәп бинасында) була.

Авылда клуб (1937 елдан, башта мәчет бинасында), китапханә (икесе дә 1983 елда төзелгән яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1986 елдан балалар бакчасы бинасында, 2005 елдан клуб бинасында), мәчет (2003 елдан) бар.

Клуб каршында “Чишмә” фольклор ансамбле эшли (1975 елдан).

Авыл зиратында XVII йөзгә нисбәтле кабер ташлары бар, авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Гөлек туктаулыгы (неолит һәм соңгы чор бронза гасыры), I, II, III, IV Гөлек авыллыгы (Пьянобор һәм Ананьино культурасы).

Күренекле кешеләре

Д.Ш.Әхмәтов (1931–2016) – Чита шәһәре Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк райкомының беренче секретаре (1967–1977 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Чита шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1795 елда – 391,
1859 елда – 1067,
1870 елда – 1073,
1897 елда – 1708,
1906 елда – 1915,
1913 елда – 2138,
1926 елда – 1339,
1938 елда – 1380,
1949 елда – 957,
1958 елда – 850,
1970 елда – 841,
1979 елда – 693,
1989 елда – 436,
2002 елда – 379,
2010 елда – 374,
2017 елда – 354 кеше (татарлар).