Тарихы

Авылга XVII йөздә авылдан 4 км читтәрәк урнашкан Иске Юмья авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Вандэм исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы вотяклар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, кап сугу кәсепчелеге, олаучылык таралган була.

1879 ел мәгълүматларына караганда, авылда икмәк саклау һәм сату кибете, су тегермәне була. 1897 елда сәүдәгәр И.П.Ушков акчасына авылда чиркәү-приход мәктәбе, 1903 елда – земство мәктәбе ачыла (үз бинасында; 1920 елда 29 ир бала, 7 кыз бала укый).

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 975,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1920 елдан Вотяк автономияле өлкәсендә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Монашево авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кужим” колхозы оештырыла. 1950 елдан авыл берләштерелгән “Победа” колхозы составында (колхоз идарәсе Монашево авылында, аның составына шулай ук Актаҗик, Яңа Кокшан, Татар Кокшаны, хәзерге вакытта юкка чыккан Куян, Яңа Кураково торак пунктлары керә).

1958 елда “Победа” һәм “Мари” колхозлары (Илнәт, хәзерге вакытта юкка чыккан Нижний Выселок авылы) Калинин исемендәге колхозга берләшәләр (колхоз идарәсе Монашево авылында). 1963 елда “Заря” колхозына үзгәртелә (Монашево авылы).

1970 елда “Заря” колхозы базасында “Менделеевск” совхозы оештырыла (Монашево авылы; яшелчәчелек, сөт терлекчелеге). 1990 елда авыл мөстәкыйль “Элнет” колхозына бүленеп чыга. 1997 елдан “Менделеевск” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан “Монашево” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2003 елдан “Монашево” агроспецстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2010 елдан “Золотая Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Халкы күбесенчә “Золотая Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, Менделеевск, Чаллы шәһәрләре предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе базасында башлангыч мәктәп ачыла, аннары – тулы булмаган урта, 1986 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1989 елдан, 2015 елдан мәктәп бинасында), клуб, китапханә, Владимир Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2011 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Клубта “Возжайка” удмурт фольклор ансамбле эшли (1988 елдан, 1999 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – В.А.Миронова).

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл зиратында революция хәрәкәтендә катнашучылар – 1918 елда ак чехлар тарафыннан атып үтерелгән өч кызылармияченең туганнар каберлеге бар.

Күренекле кешеләре

А.Е.Белоногов (1932−2011) – Удмурт Республикасының халык шагыйре;

М.П.Петров (1905−1955) – удмурт язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, “Почёт билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1716 елда – 3,
1744 елда – 28,
1762 елда – 37 ир заты;
1836 елда – 135,
1859 елда – 208,
1887 елда – 276,
1905 елда – 339,
1920 елда – 349,
1926 елда – 389,
1938 елда – 407,
1949 елда – 337,
1958 елда – 311,
1970 елда – 341,
1979 елда – 327,
1989 елда – 325,
2002 елда – 358,
2010 елда – 353,
2017 елда – 342 кеше (удмуртлар – 90%, руслар – 2%).