Тарихы

XVII йөздә марилар тарафыннан нигезләнә, XVIII йөздә татарлар килеп урнаша. Революциягә кадәрге чыганакларда Ашпайковское, Иделбай исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, олаучылык, якын-тирә авылларга көнлекле эшкә йөрү таралган була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 462,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1920-21 елларда Вотск автономияле өлкәсе составында. 1921 елдан ТАССРның Алабуга, 1928 дан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Енабердино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Туйма” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл Азин исемендәге колхоз составында (Иске Гришкино авылы), 1998 елдан “Гришкино” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халык саны

1795 елда – 21 ир заты;
1836 елда – 120,
1859 елда – 170,
1870 елда – 182,
1887 елда – 239,
1911 елда – 380,
1920 елда – 333,
1926 елда – 317,
1938 елда – 336,
1949 елда – 245,
1958 елда – 168,
1970 елда – 107,
1979 елда – 38,
1989 елда – 12,
2002 елда – 3 (татарлар),
2010 елда – 1 кеше,
2017 елда – даими яшәүчеләр юк.