Тарихы

1680 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Сокольи Горы исеме белән билгеле.

1690 еллардан халкы Мәскәү Дон Богородица монастырена карый, 1763 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук елга промыселы, сәүдә итү тарала.

1753 елда авылда агачтан Введение чиркәве төзелә (1860 елда үзгәртеп салына, 1879 елда җирле крәстиян Г.В.Матросов акчасына өстәмә корылма төзелә; дини архитектура истәлеге; хәзер ярым җимерек хәлдә).

XX йөз башында Введение чиркәве, чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда ачыла; 1900 елда 35 ир бала һәм 15 кыз бала укый), телефон бүлекчәсе, 2 җил тегермәне, пароход пристане, 2 сыраханә, чәйханә, 1 казна шәраб һәм 7 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1564 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Троицк-Сәкинәс волостенда, 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Соколка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1923 елда авылда Соколка рейды булдырыла – мөстәкыйль җитештерү берәмлеге, беренче елларда сал агызуның күләме 200–250 мең куб. метр итеп билгеләнә (1936 елда – 1 млн 200 мең, 1941 елда – 1 млн 40 мең, 1963 елда – 2 млн куб. метр). Агач материаллары Идел буенда урнашкан шәһәрләргә сал белән җибәрелә, нәтиҗәдә Донбасс – ныгыткыч терәкләр, Каспийның балык сәнәгате – әрҗәләр, зур сәнәгать үзәкләре утын белән тәэмин ителә.

Бөек Ватан сугышы елларында сал агызу дәвам итә. 1967 елда Соколка рейды Вятка, Агыйдел һәм Кама елгаларыннан агач материаллары эшкәртү өчен “Волголесосплав” тресты системасына күчерелә.

1950 елларда пекарня, ашханә, медпункт, кунакханә, балалар бакчасы эшли.

Авылда “Соколка пристане” порты урнаша, аның аша бик күп йөк ташыла. Вятка елгасы буенча авылга кече суднолар белән бүрәнә һәм такталар китерелә. Портта алар краннар белән зур йөк судноларына төялә, чөнки суда утыру тирәнлеге зур булу сәбәпле Идел суднолары Вяткага керә алмый. Соколка рейды Вятка һәм Камадан саллар оештыра (зурайта, ныгыта), портның бурычы – ул салларны зур теплоходлар, баржалар белән тиешле урынга җибәрү.

Җәй көннәрендә авыл төп йөк күчерү пункты була. Бер айга 1 млн куб. метр агач төяп җибәрелә. Шулай ук азык-төлек (Мамадыш шәһәренә – он, спирт заводына – бөртекле ашлык) ташыйлар. Кире кайтканда Вятка буйлап күмер, ашлама (известьле, доломит оны) алып кайталар, барысы да краннар белән күчереп төялә.

Порт шулай ук пассажирлар пристане да була (4 причал эшли). Авылдан елга буйлап Мәскәү, Әстерхан, Пермь, Уфа, Киров шәһәрләренә барырга мөмкин була. Халык “Украина” тибындагы ике палубалы пароходларда һәм “Ракета”,”Метеор”, “Заря” тибындагы канатлы судноларда йөри.

Авылда Кама, Вятка һәм Идел пароходчылыгының диспетчерлык пунктлары эшли. 1990 елда порт пристань итеп үзгәртелә.

Авылда такта яру һәм кирпеч заводлары эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда – урта мәктәп, аның каршында музей почмагы ачыла (оештыручысы – Л.Н.Хохлова), 2006 елда яңа бина төзелә (иске бинасы 2008 елда яна).

Бөек ватан сугышы елларында блокадада калган Ленинград мәктәпләренең берсеннән балалар урнаштырыла (барлыгы авылда һәм Соколка урманчылыгында 315 кеше).

Авылда клуб (1950 еллардан), китапханә (1968 елдан), дәвалау амбулаториясе (2013 елдан) (хәзер 2017 елда ачылган күп функцияле үзәк бинасында), балалар бакчасы (1995 елдан, 2006 елдан мәктәп бинасында), “Кама” балалар сәламәтләндерү лагеры (1970 елдан), мәчет (2006 елдан), апостоллар Петр һәм Павел чиркәүләре (2006 елдан, реконструкцияләнә).

2015 елда авылда Советлар Союзы Герое М.А.Просвирнинга һәйкәл куела.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Л.А.Әүхәдиева (1953 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы;

В.Л.Барышев (1960 елда туган) – спортчы (футбол), “Строитель” командасының баш тренеры (2017 елдан, Чаллы шәһәре);

М.А.Просвирнин (1912–1973) – Бөек Ватан сугышында катнаша, гвардия сержанты, сапёрлар бүлеге командиры, Советлар Союзы Герое, туган авылында сал агызучы булып эшли, туган авылында һәм Мамадыш шәһәрендә аның бюсты куелган;

В.М.Юдин (1937 елда туган) – геолог-нефтьче, геология-минералогия фәннәре кандидаты, РФ нең атказанган геологы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 182 ир-ат;
1859 елда – 975,
1897 елда – 1220,
1908 елда – 1363,
1920 елда – 1459,
1926 елда – 1293,
1938 елда – 1772,
1949 елда – 2526,
1958 елда – 1783,
1970 елда – 2693,
1979 елда – 1898,
1989 елда – 1288,
2002 елда – 819,
2010 елда – 607,
2017 елда – 554 кеше (90% – руслар, 10% – татарлар).