Тарихы

1619 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ильтемирова Пустошь, Семякино исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 983,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык Күпер волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Шәмәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 еллар ахырында Иске Чәбия авылы белән бергә “Карл Маркс” колхозы составында була. 1958 елда соңгысы “Завет Ильича” колхозы (Тауиле авылы) составына керә. 1963 елда “Завет Ильича” (Тауиле, Кабык Күпер (1974 елда юкка чыга), Иске Чәбия, Шәмәк авыллары) һәм “Путь Ильича” (Чаксы авылы; 1950 елдан “Новый Труд” колхозы (Нагаш авылы) хуҗалык составында була) колхозлары “Россия” колхозына берләштерелә. 1984 елда аңардан “Алга” колхозы аерылып чыга (Иске Чәбия, Шәмәк авыллары).

1994 елда “Россия” колхозы “Рассвет” күмәк предприятиесенә үзгәртелә. 2002 елда – “Алга”, “Рассвет” (Тауиле, Чаксы, Нагаш авыллары), “Маяк” (Васильево, Ишки авыллары) күмәк предприятиеләре җирлегендә “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы булдырыла. 2005 елда үзгәртеп оештырыла, “Рассвет” күмәк предприятиесе” дигән исеме кайтарыла. Ул үз чиратында “Вамин” агрофирмасы берләшмәләренең берсенә әверелә. Хәзер “Тәкәнеш” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесенең “Алга” бүлеге.

Халкы сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1916 елдан, 1987 елда яңа бина төзелә, мәктәп сигезьеллык була), мәдәният йорты (1973 елдан, башта клуб), китапханә (1987 елдан, 1950 елдан уку өе буларак эшли), балалар бакчасы (1985 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан), мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Р.Н.Даутов (1928–2007) – тәрҗемәче, библиограф, текстолог, ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР ның Дәүләт бүләге, ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир (1953–1993 елларда), ТР ФА Татар энциклопедиясе институтында татар тексты мәхәррирләре төркеме җитәкчесе (1992–2003 елларда), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры;

Ш.К.Шаһидуллин (1870, башка мәгълүматлар буенча – 1879–1942) – нашир, китап сәүдәгәре, репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Халык саны

1782 елда – 82 ир-ат;
1859 елда – 349,
1897 елда – 684,
1908 елда – 691,
1920 елда – 776,
1926 елда – 792,
1949 елда – 460,
1958 елда – 380,
1970 елда – 463,
1979 елда – 387,
1989 елда – 341,
2002 елда – 361,
2010 елда – 330,
2017 елда – 298 кеше (татарлар).