Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына. Оештырылган вакытыннан Мамадыш районында. Хәзер Отарка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда (башка мәгүлүматлар буенча, 1936 елда) поселокта “Пятилетка” совхозы оештырыла. 1956 елда (1961) “Пятилетка” терлек симертү совхозы итеп үзгәртелә (“Пятилетка” совхозы поселогы – 1 нче бүлеге, Отарка авылы – 2 нче бүлеге). Поселокта терлек симертү совхозының үзәк утары урнаша.

1994 елда – “Пятилетка” крәстиян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе (2006 елга кадәр), 2009 елдан “Трудовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә. 2015 елда хуҗалык шәхси эшкуар Р.М.Мотыйгуллинга күчә.

Халкы кырчылык, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (беренче балалар бакчасы 1937 елда ачыла, яңа биналары 1962 һәм 1985 елларда төзелә, 1996 елда балалар бакчасы башлангыч мәктәп белән берләштерелә), мәдәният йорты (бинасы 1964 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1949 елдан, 2005 елдан башлангыч мәктәп – балалар бакчасы бинасында) бар.

“Регина” балалар сәламәтләндерү лагеры эшли.

1974 елда Советлар Союзы Герое Г.Я.Нигъмәтуллин бюсты куела.

Халык саны

1958 елда — 569,
1970 елда — 558,
1979 елда — 419,
1989 елда — 483,
2002 елда — 489,
2010 елда — 455,
2017 елда — 450 кеше (руслар – 47%, татарлар – 48%, башка миләтләр – 5%).