Административ-территориаль буйсынуы

1946 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1950 елларда) эшчеләр поселогы буларак нигез салына.

Норма урманчылыгы конторасы Норма авылында урнашкан. 1963 елда Норма урман пункты Мамадыш урман сәнәгате хуҗалыгына бирелә.

Хәзер Кече Кирмән авыл җирлеге составында. ТР ның торак пунктлар реестрына кертелмәгән.

Хуҗалык итү рәвеше

Такта яру заводы була. Хәзер фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәгариф

2015 елга кадәр поселокта башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1992 елда — 85,
2014 елда — 100,
2017 елда — 93 кеше (татарлар, руслар).