Административ-территориаль буйсынуы

1952 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1954–1955 елларда) нигез салына. Оештырылган вакытыннан Кызыл Йолдыз районына керә. 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Урманчы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә Бөрсет урманчылыгында һәм Кама урман сәнәгатенең Түбәнге складында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта клуб (беренче бинасы совет хакимияте елларында, 2000 елда яңа бина төзелә), китапханә (1968 елдан), балалар бакчасы (1979 елдан) бар.

Халык саны

1970 елда — 788,
1979 елда — 690,
1989 елда — 542,
2002 елда — 490,
2010 елда — 473,
2017 елда — 293 кеше (татарлар – 79%, руслар – 20%, башка милләтләр – 1%).