- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мамадыш районындагы авыл. Мамадыш шәһәреннән 54 км төньяк-көнбатыштарак, Оча елгасы буенда урнашкан
XVIII йөз башында нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда су тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 607,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.
Хәзер Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге составында.
Халкы кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә. “Прокопьев Э.В.” крәстиян-фермер хуҗалыгы (мөгезле эре терлек үрчетү, сөт җитештерү) эшли.
2015 елга кадәр башлангыч мәктәп була. Авылда клуб бар (бинасы 1985 елда төзелә).
Клуб каршында “Купанча” удмурт фольклор ансамбле (2011 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – В.Н.Романова) эшли.
1782 елда — 5 ир-ат;
1859 елда — 178,
1897 елда — 258,
1908 елда — 302,
1920 елда — 366,
1926 елда — 386,
1949 елда — 239,
1958 елда — 253,
1970 елда — 273,
1979 елда — 227,
1989 елда — 140,
2002 елда — 143,
2010 елда — 112,
2017 елда — 87 кеше (удмуртлар – 99%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.