Тарихы

1619 елдан Колгынчы буларак мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 640,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Олыяз авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Первая Пятилетка” колхозы оештырыла. 1959 елда авыл “Чулпан” колхозы (Олыяз (үзәк утары), Тулбай, Югары Козгынчы, Дусай, Кыравыл авыллары) составына керә. 1994 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2001 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елда “Чулпан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (бинасы элекке мәчет бинасы бүрәнәләреннән 1952 елда төзелә), мәдәният йорты (1989 елдан, 1952 елдан клуб буларак эшли), китапханә (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2017 елдан), мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Н.Р.Мирхазова (1968 елда туган) – ТР ның атказанган укытучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, балалар өчен китаплар авторы;

И.А.Якупов (1940 елда туган) – юрист, ТР Югары мәхкәмәсе судьясы (1991 елдан), ТР ның атказанган юристы.

Халык саны

1859 елда — 289,
1897 елда — 541,
1908 елда — 695,
1920 елда — 676,
1926 елда — 650,
1949 елда — 469,
1958 елда — 577,
1970 елда — 501,
1979 елда — 435,
1989 елда — 344,
2002 елда — 343,
2010 елда — 282,
2017 елда — 256 кеше (татарлар – 97,1%, руслар – 1,2%, таҗиклар – 1,7%).