Тарихы

1619 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Сәкинәс исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1906 елда ачыла), вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 306 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Троица-Сәкинәс волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Омар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

2007 елдан хәзергә кадәр Омар авыл җирлегенә кергән барлык торак пунктлар территорияләрендә “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1782 елда — 11 ир-ат;
1859 елда — 207,
1897 елда — 269,
1908 елда — 396,
1920 елда — 282,
1926 елда — 285,
1938 елда — 203,
1949 елда — 176,
1958 елда — 88,
1970 елда — 96,
1979 елда — 82,
1989 елда — 19,
2002 елда — 10,
2010 елда — 9,
2017 елда — 4 кеше (руслар).