Тарихы

XVIII йөздә Түбән Новгород губернасының Балахна шәһәреннән күченүчеләр тарафыннан нигез салына дип фаразлана.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (элек – экономик, 1764 елга кадәр – монастырь; Казан Архиерей йорты милкендә булалар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек һәм йон тетү кәсепчелеге тарала.

1864–1875 елларда Мамадышның сәүдәгәр хатын М.Я.Сухопарова һәм Алабуга сәүдәгәре И.И.Стахеев акчасына авылда Вознесение чиркәве төзелә (1936 елда ябыла; рус-византия стиле элементлары белән эклектиканың элекке “кирпеч” стилендәге дини архитектура истәлеге, архитекторы – П.В.Тихомиров).

XX йөз башында авылда Вознесение чиркәве, земство училищесе (1879 елда ачыла), 2 су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1595,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Омар волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Яке авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл “Октябрьский” колхозы составына керә, анда колхоз идарәсе урнаша. 1970 елда “Рассвет” колхозы белән (Омар авылы) “Омар” совхозы итеп үзгәртелә, 1997 елдан – “Омар” күмәк предприятиесе (2002 елга кадәр).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, ат үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп эшли (хәзер үзгәреш стадиясендә).

Авылда клуб, китапханә (1954 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

1986 елда авылда хезмәт белән төзәтү колониясе оештырыла. 2019 елда анда мәчет, сөт эшкәртү һәм май җитештерү өчен модульле сөт цехы ачыла.

2020 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Ватанны саклаучы авылдашларга куелган һәйкәл реставрацияләнә.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: Дегетле шәһәрлеге һәм Дегетле зираты (Алтын Урда чоры Болгар истәлекләре).

Халык саны

1763 елда – 40,
1782 елда – 107 ир-ат;
1859 елда – 877,
1897 елда – 1225,
1908 елда – 1264,
1920 елда – 1154,
1926 елда – 1035,
1938 елда – 522,
1949 елда – 310,
1958 елда – 294,
1970 елда – 256,
1979 һәм 1989 елларда – 175 шәр,
2002 елда – 202,
2010 елда – 275,
2017 елда – 81 кеше (руслар – 77%, татарлар – 23%).