Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССР ның Мамадыш кантоны Омар волостена керә. 1930 елның 10 августыннана – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Урманчы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда агач төяп җибәрү өчен причал бар.

1920 елларда Бөрсет урманчылыгы урман массивына кергән нарат паркында “Бөрсет” республика ял йортына нигез салына. Ул 600 урынга исәпләнгән 5 катлы корпустан тора. Анда бик күп күренекле кешеләр ял итеп китә: язучы М.Алигер, химик А.Е.Арбузов, шагыйрь И.Сельвинский һәм башкалар. Бөек Ватан сугышы елларында Ял йортына Мәскәү язучыларының балалары урнаштырыла. Ял йорты территориясендә Бөрсет җир асты сулары чыганагы табыла.

Хәзерге вакытта “Бөрсет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1939 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (Сотово авылыннан күчерелә), Урманчы авылыннан һәм Коры Бөрсет поселогыннан күчерелгән биналарда урнаштырыла. 1948 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1972 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1999 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе күренекле авылдашларга, авыл, мәктәп тарихына багышлана (җитәкчесе – Ф.Р.Газизова).

Авылда 1950 еллардан фельдшер-акушерлык пункты (Сотово авылыннан күчерелә), 1960 елларда яңадан Сотово авылына һәм Новый поселогына күчерелә. Мәчет (1998 елдан) бар.

Авылда шулай ук “Бөрсет” балалар сәламәтләндерү лагеры, клуб (1971 елда төзелә) эшли.

Клуб каршында “Кэсилэ” керәшен фольклор ансамбле (1996 елдан, оештыручысы – З.Н.Әлманова, җитәкчесе – Д.Һ.Һадиева) эшли.

Күренекле кешеләре

П.А.Саначин (1918–1984) – архитектор, РСФСР ның атказанган архитекторы, Бөек Ватан сугышында катнаша, 3 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Чаллыда яр буе һәм Казанда бер тыкрык аның исеме белән атала.

Халык саны

1926 елда – 32,
1970 елда – 107,
1979 елда – 82,
1989 елда – 97,
2002 елда – 120,
2010 елда – 90,
2017 елда (Тарасово поселогы белән) – 63 кеше (2002 елгы халык санын алу буенча, руслар – 59%, татарлар – 37%).