Тарихы

1724 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында мәктәп, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 975,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Катмыш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Акчура” колхозы оештырыла. 1954 елда авыл Куйбышев исемендәге колхоз (Үсали (үзәк утары), Югары Кыярлы, Владимир, Бөрсет-Сукачы, Күкчишмә авыллары) составына керә, 1993 елда “Татарстан” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, 2002 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәктәп бинасында урнаша. 1930 елдан мәчет бинасында), 2015 елда Катмыш авылы мәктәбенә күчерелә.

Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, клуб (2013 елдан, күп функцияле үзәк бинасында), мәчет (2010 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.С.Абдуллина (1949 елда туган) – тел белгече, филология фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 517,
1897 елда – 633,
1920 елда – 733,
1926 елда – 664,
1938 елда – 648,
1949 елда – 454,
1958 елда – 430,
1970 елда – 459,
1979 елда – 389,
1989 елда – 300,
2002 елда – 256,
2010 елда – 272,
2017 елда – 243 кеше (татарлар).