Тарихы

Авылга XVIII йөзнең уртасына кадәр нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (икътисади, ясаклы крәстияннәр, казна хезмәтендәгеләр, ялгызак йортлы).

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XVIII йөзнең ахырында авылда мәчет төзелә, 1860 – 1870 елларда аның урынына яңасы корыла.

1880 – 1890 еллар ахырында мәктәп эшли (1895 елда 17 ир бала һәм 5 кыз бала укый).

Авылда 3 җил тегермәне, бакалея кибете була.

Авыл җиренең имана җире 803,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларга кадәр Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Салман авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Яңа Баллыкүл” колхозы оештырыла, 1965 елда “Спутник” совхозы составына керә, соңрак “Сельхозхимия” ярдәмче хуҗалык оешмасы була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1782 елда – 107 ир заты;
1859 елда – 374,
1908 елда – 615,
1920 елда – 574,
1926 елда – 424,
1938 елда – 381,
1949 елда – 260,
1958 елда – 216,
1970 елда – 254,
1979 елда – 143,
1989 елда – 84,
2002 елда – 105,
2010 елда – 72,
2015 елда – 64 кеше (татарлар).