Эчтәлек

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Аннина исеме белән билгеле.

1861 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XIX йөздә алпавытлар: А.Н.Мельгунова, ире фамилиясе буенча Желтухина, аның улы В.Ф.Желтухин (1783–1848) – 1805 елгы Аустерлиц янындагы сугышта катнаша, статский советник, Казан губерна дворяннар башлыгы (1846 елдан), 2 нче дәрәҗә Изге Анна ордены кавалеры; аларның варислары – Желтухиннар, Терениннар.

XX йөз башында авылда җил тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 648 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Салманның Спас чиркәве приходына карый.

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас, 1935 елның 10 февраленнән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Салман авыл җирлегенә керә.

1931 елда авылда “Встреча” колхозы оештырыла, 1950 елда “Сила” колхозы итеп үзгәртелә, 1957 елдан “Салман” совхозының беренче бүлеге була, 1988 елда аннан бүленеп чыккан “Хлебодаровский” составына керә. 2002 – 2003 елларда “Хлебодаровский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекь Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1987 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1991 елда яңа бина төзелә), 2011 елда ябыла.

Халык саны

1859 елда – 385,
1897 елда – 460,
1908 елда – 540,
1920 елда – 472,
1926 елда – 320,
1938 елда – 197,
1949 елда – 149,
1958 елда – 135,
1970 елда – 112,
1979 елда – 79,
1989 елда – 76,
2002 елда – 86,
2010 елда – 85,
2015 елда – 76 кеше (руслар).