Административ-территориаль буйсынуы

1940 елларда Шөгер нефть промыселы карамагындагы поселок буларак нигез салына. 1949 елның 24 декабреннән – шәһәр тибындагы поселок, 2004 елдан авыл статусында.

Оештырылган вакытыннан – Шөгер, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Зеленая Роща авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1970 елда нефтьчеләрнең ярдәмче хуҗалыгы җирлегендә “Зеленая Роща” совхозы оештырыла. 1976 елдан – “Татнефть” берләшмәсенең беренче ярдәмче хуҗалыкларының берсе була, 1980 елдан – “Лениногорскнефть” НГДУ балансында. 1997 елдан – “Зеленая Роща” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2005 елдан – “Союз-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Зеленогорск” җитештерү комплексы.

Халкы нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1946 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1952 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1960 елдан М.Горький исемендә, 1966 елдан яңа бинада). 1964 елда Апастан 13 нче СПТУ күчерелә.

Авылда “Сказка” балалар бакчасы (1986 елдан), мәдәният йорты (1952 елдан), мәчет (1993 елдан), хакимият-мәдәният үзәге (2003 елдан), сугышчан һәм хезмәт даны музее (2010 елдан), китапханә (1952 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында Dancings Stars балалар хореография коллективы (2013 елдан), “Рябинушка” вокаль коллективы (2009 елдан), Stars балалар вокаль коллективы (2013 елдан), “Фантазия” балалар театры коллективы (2013 елдан) эшли.

2010 елда 1 нче нефть промыселының беренче җитәкчесе, үзенең хезмәт эшчәнлеген Зеленая Роща авылында башлаган Р.Ш.Миңгәрәевкә барельеф һәм аның тормышы һәм эшчәнлеге тарихына багышланган музей ачыла.

Халык саны

1956 елда – 1600,
1970 елда – 1191,
1979 елда – 1072,
1989 елда – 672,
2002 елда – 822,
2010 елда – 709,
2017 елда – 735 кеше (татарлар – 73%, руслар – 14%, мордвалар – 13%).