Тарихы

1770 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 мәчет, су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 2594 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Cпиридоновка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Сугышлы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Яңа юл” колхозы оештырыла. 1958 елда Калинин исемендәге колхозга (үзәк утары – Сугышлы авылы) берләштерелә, 1989 елда авыл колхоздан аерылып чыга һәм мөстәкыйль “Юлтимер” совхозы булдырыла. 2008 елда “Родник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Сугышлы авылы) белән берләштерелә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (2000 елда яңа бина төзелә), китапханә, мәчет (1992 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Тамчыкай” – театр, “Тамчы” – хореография, “Нәргиз” вокаль (барысы да – 2008 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Юлтимер курган каберлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Р.А.Ратникова (1955 елда туган) – журналист, дәүләт эшлеклесе, ТР, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Журналистлар берлеге рәисе (1995–2018 елларда), ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары (2004–2019 елларда), “Дуслык” ордены кавалеры.

Халык саны

1785 елда – 96 ир-ат;
1859 елда – 488,
1889 елда – 683,
1910 елда – 1645,
1920 елда – 1695,
1926 елда – 1006,
1938 елда – 805,
1949 елда – 640,
1958 елда – 504,
1970 елда – 583,
1979 елда – 466,
1989 елда – 292,
2002 елда – 362,
2010 елда – 364,
2017 елда – 358 кеше (татарлар).