Биографиясе

Якынча 1048 ел, Нишапур шәһәре, Иран — 1122 елдан соң, шунда ук.

Нишапур мәдрәсәсендә мөселман хокукы һәм медицинасы курсын тәмамлый.

Гомеренең күп өлешен Урта Азиянең һәм Иранның Бәлх, Сәмәрканд, Исфаханә һ.б. шәһәрләрендә уздыра.

Хәйям поэтик әсәрләр, фәлсәфи һәм матем. трактатлар, шулай ук робагыйлар авторы буларак мәгълүм. Аның әсәрләрен азатлык пафосы һәм дөньяның гаделсезлегенә протест, шәхесне азатлыкка өндәү берләштерә. Дүртьюллыкларына яшәүнең мәгънәсе турында тирән уйланулар, хакыйкатькә омтылыш, икейөзле кешеләрне фаш итү, шулай ук катып калган рәсми дини карашлар белән килештергесез бәхәс хас. Робагыйлары Коръәннән алынган өземтәләргә бай, теле ачык, сурәтләүләр һәм символлар күп. Хәйям поэзиясе тәэсирендә Гёте үзенең «Көнбатыш-көнчыгыш диван»ын иҗат итә. XIX йөз уртасында Хәйямнең исемен дөньяга үзенең тәрҗемәләре белән Э.Фицджеральд таныта («The Rubaiyat of Omar Khay­yam» — «Гомәр Хәйям робагыйлары», 1868). Хәйямнең шигырьләре дөньяның күп кенә телләренә тәрҗемә ителә. Аның иҗаты татар әдәбиятында күп кенә поэтик жанрлар формалашуга зур йогынты ясый. Акмулла, Г.Тукай, М.Гафури, Дәрдемәнд, Ш.Бабич, Х.Туфан аның робагыйларын татар теленә тәрҗемә итәләр, аңа ияреп үзләренекен язалар. Н.Арсланов тәрҗемәсендә Хәйямнең аеруча танылган робагыйлары дөнья күрә («Робагыйлар», 1986). Композитор Б.Мөлеков шагыйрьнең робагый текстларына берничә җыр иҗат итә.

Әсәрләре

Трактаты. М., 1961; 

Рубайят. Душ., 1965; 

Рубайят. М., 1972.

Ә.М.Шәрипов.